news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче этабы башлана

Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый. Кабул итү буш урыннар тулганчы булачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча уздырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Гаризаларны кабул итү электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша, ата – аналарның мәгариф оешмасына шәхси мөрәҗәгате, заказлы хат белән, электрон формада – мәктәпнең электрон почтасы аша башкарыла», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Гаризаның датасы һәм вакыты аның тапшыру ысулына карамастан, мәктәпкә алыну карарын кабул иткәндә исәпкә алына.

Баланы беренче класска кабул итү турындагы күрсәтмә акты барлык гаризалар кабул ителеп беткәч, биш эш көне эчендә игълан ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot