news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылган

Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылган
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырган. Урып-җыю кампаниясе барган 43 районда уртача уңыш гектарыннан 31,7 центнер тәшкил итә. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

7 августта гына да Татарстанда 114 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, районнар һәм хуҗалыкларда уртача уңыш аерыла. Әйтик, Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында күрсәткеч гектарыннан – 48 центнер, ә Минзәлә, Аксубай һәм Зәй районнарында 39 центнердан артып китә.

2 августта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлары буенча, 212 мең гектарда урып-җыю эшләре үткәрелгән, 676 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Элегрәк республика җитәкчесе эшләрнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм, яңгырлы һава торышын исәпкә алып, урып-җыю кампаниясен вакытында тәмамларга кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100