Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Бердәм Россия»нең 24 еллыгы уңаеннан Гражданнар кабул итү декадасы башланды
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең 24 еллыгына багышланган Гражданнарны кабул итү декадасы башланды. Республика халкы партиянең Казандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсенә (К.Маркс ур., 31/7 йорт) сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
3 декабрьдә 11:00 һәм 14:00 сәгатьләрдә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча кабул итүләр узачак – гражданнарга ТР Дәүләт Советы депутаты, А.Вавилова исемендәге төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов консультация уздырачак.
4 декабрьдә 11:00 сәгатьтә мәгариф мәсьәләләре буенча кабул итүне ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулар комитеты рәисе Айрат Зарипов уздырачак.
5 декабрьдә 11:00 һәм 14:00 сәгатьләрдә эшчеләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итүләр узачак. Гражданнарга ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе, Дәүләт Советы депутаты һәм «Бердәм Россия белән минем карьерам» проекты координаторы Елена Кузьмичева, шулай ук Казан шәһәре думасы депутаты Юрий Никоноров консультация бирәчәк.
8 декабрьдә сәламәтлек саклау мәсьәләләре, 9 декабрьдә аналар һәм балалар темалары, 10 декабрьдә бизнес һәм эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча кабул итүләр узачак.
Декада дәвамында кайнар линия эшләячәк. Аның ярдәмендә кабул итүгә язылырга яки консультация алырга мөмкин. Мөрәҗәгатьләр 8 (843) 238 10 00 телефоны буенча, op@tatarstan.er.ru электрон почта адресы аша һәм 8 (987) 205 00 63 номеры буенча мессенджер аша кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз