Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Бердәм Россия» ярдәме белән 1 сентябрьдә биш яңа мәктәп балаларны кабул итә
Яңа уку елы алдыннан «Бердәм Россия» һәм РФ Мәгариф министрлыгы мәгариф объектларын яңарту программасын гамәлгә ашыруга беренчел йомгак ясады. Уртак селекторда шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча 2030 елга кадәр планнар билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Владимир Якушев искәрткәнчә, партия программаны гамәлгә ашыруда Президент Владимир Путин күрсәтмәсе белән 2022 елдан бирле катнаша. Шушы вакыт эчендә төбәкләрдә 5 602 мәктәп бинасы яңартылган. Шулай ук 1 300 яңа мәктәп төзү программасы да вакытыннан алда төгәлләнгән. 2025 ел ахырына кадәр тагын 580 учреждениедә капиталь ремонт үткәреләчәк.
«Ата-аналар, педагоглар, партия әгъзалары тарафыннан конкрет гамәлләр, Мәгариф министрлыгы белән эшләү 1 сентябрьгә зур күләмдәге эшне тәмамларга мөмкинлек бирде. Чиста, якты сыйныфларда балаларда укуга, фәнгә, иҗатка карата кызыксыну арта. Заманча җиһазландырылган залларда һәм мәйданчыкларда алар спорт белән бик теләп шөгыльләнә. Уңайлы шартларда укытучылар да башкача эшли. Мәктәпләр үзләре дә авыл, бистә һәм шәһәрләр өчен үсеш ноктасына әверелә», - дип билгеләп үтте Владимир Якушев.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, капиталь ремонтка мохтаҗлар реестрына кертелгән мәктәпләрнең 17 проценты программада урын алган инде. Быелдан федераль бюджеттан финанслашу хисабына эшләр исемлеге киңәйтелгән, аңа спорт корылмаларын ремонтлау да өстәлгән. Шуның нәтиҗәсендә программа уку биналарын гына түгел, мәктәп яны территорияләрен дә колачлый. «2030 елга кадәр төбәкләрдә 150 яңа мәктәп, 100 балалар бакчасы һәм 12 алдынгы мәктәп төзеләчәк. Инде быел ук Мәгариф министрлыгы төбәкләр белән 64 мәктәп, 57 балалар бакчасы һәм биш алдынгы мәктәп сафка бастырырга керешә. Бу объектлар 2027 елда файдалануга тапшырылачак», - дип хәбәр итте Сергей Кравцов.
Татарстан Республикасында 1 сентябрьдә Президент программасы кысаларында төзелгән биш яңа мәктәп, өч өстәмә корпус һәм җиде балалар бакчасы эшли башлаячак. Республикада «Яңа мәктәп» партия проектының иҗтимагый советы рәисе Минзәлия Закирова барлык эшләр дә график буенча алып барылуын искәртте.
«Партия бөтен объектларга да рейдлар оештырды. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, җирле халык, шулай ук ата-аналар бергәлеге вәкилләре составындагы партия десанты мәктәпләр, балалар бакчаларын ремонтлау һәм төзү эшләренең барышы белән таныша», - диде Минзәлия Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз