news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризына Әминов һәм Алтынова документлар тапшырды

Татарстанда «Бердәм Россия» 26 мартта VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирүнең башлануы турында игълан итте, алар партиядән тәкъдим ителә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Беренче булып праймеризда катнашуга «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм Россия Герое Дамир Исламовның апасы - Питрәч районы Шигали авыл җирлеге депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә торган хәйрия фондын гамәлгә куючы Динара Алтынова документларын тапшырды.

«Әгәр дә үз республикама, биредә яшәүче кешеләргә файдалы була алсам, мин бәхетле һәм горур булачакмын, шуңа күрә «Бердәм Россия» праймеризында катнашам», - дип белдерде журналистларга Әминов.

Аның фикеренчә, ТР Дәүләт Советы депутаты булу - ул аерым миссия. «Беренчедән, чөнки Татарстан - Россиянең иң динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе. Икенчедән, республика Дәүләт Советы Россиядә федерализмны саклау һәм үстерү, илдә яшәүче төрле халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятен саклау гаранты булып тора, дип саныйм. Бәлки, безнең иң бөек миссиябез шундадыр», - дип аңлатты парламентарий.

Депутат алга таба да бу кыйммәтләрне сакларга әзер булуын өстәде. «Әлбәттә, соңгы сүз сайлаучылардан була. Алар минем моңа лаеклы булу-булмавым турында әйтәчәк», - диде ул.

Алтынова Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлауда беренче тапкыр алдан тавыш бирүдә катнашуын сөйләде. Ул төрле өлкәләрне үстерү өчен күп файдалы эшләр башкара алачагына ышана.

«Мин хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнәм инде, һәм без алга таба бу юнәлешне үстерергә телибез. Барысы да безгә тигезләшсен өчен Казан һәм Татарстан тагын да яхшырак, инновацияле, заманча булырга тиеш. Һәм, соңгы вакыйгалардан чыгып («Крокус Сити Холл»дагы теракт), шәһәребезнең халык һәм кунаклар өчен иминрәк булуын телим. Әгәр мин ниндидер өлкәләрдә һәм юнәлешләрдә файдалы нәрсә эшләсәм, бәхетле булачакмын. Алда зур эш тора», - дип планнары белән уртаклашты муниципаль депутат.

  • Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең праймеризы 26 майга кадәр була. Алдан тавыш бирүгә кандидатларны 27 мартта тәкъдим итә башладылар һәм ул 25 апрельгә кадәр дәвам итә.
  • Сайлаучыларны электрон тавыш бирүгә теркәү 15 апрельдән 24 майга кадәр уза. 20 майдан 26 майга кадәр тавыш бирергә мөмкин була. Ә инде 27 майда алдан тавыш бирүгә йомгак ясала.
  • VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлау 2024 елның сентябрендә уза. Партия исемлекләре буенча һәм бер мандатлы округларда биш елга 50шәр депутат сайланачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100