news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризына 200дән артык кандидат катнаша

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризына 200дән артык кандидат катнаша

Татарстанда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүенә 200дән артык кеше катнаша, шуларның 40ы, ягъни 20 проценты – яшь кандидатлар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрнең актив вәкилләре, булачак сәясәтчеләр белән очрашуда хәбәр итте.

«Илебез һәм республикабыз тормышын яхшы якка үзгәртергә әзер булган шулкадәр күп күтәренке рухлы яшь кешеләрне күрүемә шатмын. Сез барыгыз да актив гражданлык позициясен күрсәттегез, партиянең алдан тавыш бирүендә катнашырга теләк белдердегез. Республика язмышына мондый битараф булмаган мөнәсәбәт, булган проблемаларны хәл итүгә үз карашыгыз булу яшьләребезнең сәясәткә битараф карашта булмавын күрсәтә. Моннан тыш, сәләтләрен, белемнәрен күрсәтергә әзерләр», – диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин искәрткәнчә, «Бердәм Россия» – илебезнең сәяси практикасына алдан тавыш бирүне керткән беренче партия. Гомумән алганда, бу процедура сайлаучылар белән рәсми сайлау кампаниясе башланганчы ук аралашу өчен дә кулланыла, диде ул.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Кешеләр кандидатларның программалары, аларның биографияләре, казанышлары белән танышу өчен җитәрлек вакытлары булсын өчен кирәк бу. Ахыр чиктә, алар аңлы рәвештә сайлый алсыннар өчен. Башка бернинди сәяси партия дә мондый алдан тавыш бирүләр үткәрми», – дип өстәде партиянең төбәк бүлеге секретаре.

Дәүләт Советы рәисе аңлатканча, алдан тавыш бирү демократик механизмнарны ныгытуга, партия эчендә көндәшлекне арттыруга һәм, нәтиҗәдә, сайлауларга кандидатлыкка иң лаеклы кандидатураларны сайлап алуга ярдәм итә. Бу процедурада махсус хәрби операциядә катнашучылар да ярдәм тапкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100