Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Бердәм Россия»нең «Иң яхшы оныгым» фотобәйгесе старт ала

«Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары бүлеге социаль челтәрләрдә «Иң яхшы оныгым» традицион республика фотобәйгесе башлануы турында игълан итте. Ул Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган.
«Фотобәйге татарстанлылар арасында зур яңгыраш алды. Үз әби-бабайлары турында йөзләгән хикәяләр социаль челтәрләрне тутырды. Бу өлкән буынга аларның кайгыртуы, батырлыгы һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтүнең тагын бер формасы. Быел без номинацияләрне бераз үзгәрттек, ул гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре темасын киңрәк ачу мөмкинлеге бирәчәк», — дип сөйләде «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк советы әгъзасы Ольга Павлова.
Бәйге өч этапта һәм өч номинациядә уза. Беренче этап 2 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда оныклары, әби-бабайлары һәм гаиләләре сурәтләнгән фотоларны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #лучшийвнук2023 #Иңяхшыоныгым2023 хештегы белән өч тема буенча урнаштырырга кирәк:
— «Гаиләмнең милли-мәдәни традицияләре»;
— «Гаиләмнең геройлары»;
— «Гаиләбез һөнәре».
Икенче этап 6-19 ноябрьдә узачак. Монда экспертлар бәйгегә йомгак ясый. Җиңүчеләрне бүләкләү 30 ноябрьдә оештырыла.
Конкурс өченче тапкыр үткәрелә. Аның төп бурычы — гаиләгә карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, өлкән яшьтәгеләрне республиканың һәм илнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашуга җәлеп итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз