Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Бердәм Россия» алдан тавыш бирүдә катнашучы сайлаучыларны терки башлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирүдә катнашучы сайлаучыларны терки башлады, аның нәтиҗәләре буенча сентябрьдә сайлауларга кандидатлар билгеләнәчәк. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша мәҗбүри верификация белән PG.ER.RU сайтында 23 майга кадәр теркәлергә мөмкин. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Партиянең Генераль совет секретаре Владимир Якушев аңлатканча, онлайн-тавыш бирү 19 майдан 25 майга кадәр уза. Ул төрле дәрәҗәдәге сайлауларда партияне кем тәкъдим итәчәген билгеләячәк. Алдан тавыш бирү системасында инде 10 меңнән артык кандидат теркәлгән. Аларның 49 проценты - партия әгъзалары, 29 проценты – тарафдарлар, ә 22 проценты – партиясезләр. Әмма тәкъдим итү вакытына барлык катнашучылар я партиягә керергә, я аның тарафдарлары булырга тиеш.
Теркәлүчеләр арасында 30 проценттан артыгы 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм 44 проценты хатын-кызлар. Шул ук вакытта кандидатларның 13 проценты гына хәзерге депутатлар булып тора, бу партия составын яңарту курсын ассызыклый. Кандидатларның күпчелеген коммерция секторы (39 процент), мәгариф (9 процент) һәм башка өлкәләр (27 процент) тәкъдим итә.
«Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин тавыш бирүдә «Дәүләт хезмәтләре»нә бәйле расланган телефон номеры булган сайлаучылар гына катнаша алачак, ә система аларның тиешле округта теркәлүен теркәргә тиеш, дип ачыклык кертте.
Татарстанның зур шәһәрләрендә – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга һәм Яшел Үзәндә тавыш бирү беренче электрон модель (ЭПГ-1) буенча узачак. Гаризаны 15 апрельдән 23 майга кадәр бирергә мөмкин, ә 19 майдан 25 майга кадәр тавыш бирергә була.
Башка муниципалитетларда ЭПГ-4 моделе кулланылачак: тавыш бирү 13 майдан 15 майга кадәр узачак, ә катнашучылар исемлеге партиянең җирле сәяси советы тарафыннан төзеләчәк.
Республикада алдан тавыш бирү процедурасына барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округы җәлеп ителгән. Барлыгы җирлек Советларына 7,5 меңнән артык депутат сайлау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз