news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бердәм имтиханда видеокүзәтү системасына 44,6 млн сум бүлеп биреләчәк

Татарстанда бердәм имтиханда видеокүзәтү системасына 44,6 млн сум бүлеп биреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) оештыруга 44,6 миллион сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, бу акчалар видеокүзәтү хезмәтенә китәчәк, дип хәбәр итә «Вести Татарстан».

Заказ бирүче – Республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәге. Акча имтиханнарны видеога төшерүгә, мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә тапшыруга, аннары федераль үзәккә тапшыруга һәм материалларны саклауга тотылачак.

Камераларны имтиханнар уза торган мәктәпләрдә, имтихан материалларын эшкәртү биналарында, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән, имтиханнарны өйдә тапшыручы укучыларда урнаштыралар.

Җиһазларга таләпләр «көн/төн» режимлы сыйфатлы камералар, ышанычлы челтәр, микрофоннар һәм мәгълүматларны сыйфатлы язу һәм тапшыру өчен башка кирәкле нигезне үз эченә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot