news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарына җәлеп ителгән педагогларның эш хакы артты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән быелдан башлап Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын үткәрүгә җәлеп ителгән педагогларга сәгать исәбеннән түләнә торган хезмәт хакы ун мәртәбә артты. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Бер педагогка сәгать исәбеннән түләнә торган хезмәт хакы 19 сумнан 200 сумга кадәр артты. Бу дәүләт йомгаклау аттестациясенең аерым этапларын оештыру һәм уздыру чорында укытучының кыен хезмәте өчен лаеклы түләү», - диде мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, БДИ үткәрүдә 6,3 меңнән артык педагог катнашкан. Министр җәлеп ителгән педагоглар санының артуын быелгы имтихан кампаниясенең үзенчәлеге дип атады.

Бердәм дәүләт имтиханнары барган көннәрдә барлыгы 84 пункт ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot