Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “Бердәм Россия”нең беренчел оешмалар саны бер меңгә артачак
Беренчел оешмалар аша партиянең һәрбер әгзасына барып җитәргә тырышырга, аларга якынрак булырга кирәк - Фәрит Мөхәммәтшин.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең беренчел оешмалары санын арттырачаклар. Хәзер республикада шундый 1638 оешма үз эшчәнлеген алып бара. Киләсе айларда аларның саны тагын 1 меңгә артачак. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе сәяси советы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
“Дмитрий Анатольевич Медведев үзенең чыгышында дәүләттәге сайлау участоклары санына туры килә торган беренчел тармаклар булдыру бурычын куйды, - дип искәртте Мөхәммәтшин. - Без моның белән 2016 елда шөгыльләнә башладык. Киләсе айларда бу эш тәмамланачак. Беренчел оешмалар аша партиянең һәрбер әгзасына барып җитәргә тырышырга, аларга якынрак булырга кирәк. Миңа калса, бу без блдыра ала торган бурыч”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз