news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Бердәм Россия»гә алдан тавыш бирү өчен 460 участок оештырылган

Партиянең Бердәм алдан тавыш бирү көне 26 майда булачак.

Татарстанда «Бердәм Россия»гә алдан тавыш бирү өчен 460 участок оештырылган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 26 майда «Бердәм Россия» партиясенә алдан тавыш бирү өчен 460 сайлау участогы ачылачак. Аларда 1909 участок хисап комиссиясе әгъзасы эшләячәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризда катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте.

«26 майда республика халкы «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда кемне тәкъдим итү карарын кабул итәчәк. Моның өчен республиканың һәр шәһәре һәм районында барлыгы 460 сайлау участогы оештырылган, аларда 1909 участок хисап комиссиясе әгъзасы эшләячәк», — диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең алдан тавыш бирүне уздыру тәҗрибәсе барлыгын искәртте. «Бердәм Россия» үз тарихында икенче тапкыр алдан тавыш бирү үткәрә. 2016 елгы Дәүләт Думасына сайлауларда без мондый мөмкинлекне максималь дәрәҗәдә киң кулландык», - дип билгеләп үтте ул.

  • Участоклар Бердәм алдан тавыш бирү көнендә, 26 майда, 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сайлаучылар бер мандатлы округлар һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән ике бюллетень алачак. Республикада барлыгы 800 мең бюллетень чыгарылачак, шуларның 400 меңе — бер мандатлы округлар буенча һәм 400 меңе бердәм сайлау округы буенча булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100