news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бердәм республика имтиханының популярлыгы елдан-ел кими

Быел Татарстанда бердәм республика имтиханын (татар телендәге БДИның тиңдәше) тапшыру буенча эксперимент дәвам итәчәк

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Быел Татарстанда бердәм республика имтиханын тапшыру буенча эксперимент дәвам итәчәк. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова әнә шул хакта хәбәр итте.
Бердәм республика имтиханы (БРИ, татар телендәге БДИның тиңдәше) нәтиҗәләре бары тик Татарстан территориясендә генә үз көченә ия. Шулай булгач республика территориясендәге вузларга керергә теләүчеләргә генә аны тапшыру кулай.
БРИ Татарстанда 2006 елдан бирле эксперимент тәртибендә тапшырыла, әмма 2008 елның ноябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИны тапшырганда рус телен куллануны раслады. Людмила Ногманова ассызыклаганча, БДИны татар телендә тапшыру федераль законнарга каршы килми. “Бердәм республика имтиханы Татарстан территориясендә ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә эксперимент тәртибендә үткәрелә”, - дип ачыклык кертте министр урынбасары.
2008 елда Татарстанда – 1508, узган ел 178 кеше БРИ формасында имтихан тапшырган. Өстәвенә, мәктәп тәмамлаучылар, нигездә, аны татар теле һәм әдәбияты буенча тапшыруны кулай күргән, бу Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының филология факультетларына керү өчен кирәк. Әмма физика һәм математиканы бик азлар гына татар телендә тапшырырга җөрьәт итә. Мисал өчен, узган ел бары тик өч кеше генә физика буенча БРИны татар телендә тапшырган. “Якын киләчәктә БРИ шушы ике фән (татар теле һәм әдәбияты) белән генә чикләнер, мөгаен”, - дип саный министр урынбасары.
Л.Ногманованың сүзләренә караганда, быел БРИны тапшыру өчен гаризалар “татар теле” һәм “татар әдәбияты” фәннәре буенча гына алыныр дип көтелә. Әмма мәктәп тәмамлаучы кайсы да булса бер фәннән имтиханны татар телендә тапшырырга тели икән, контроль-үлчәү материаллары әзер.
Татарстан мәгариф һәм министры урынбасары хәбәр иткәнчә, быел БРИны тапшыручылар турындагы мәгълүматлар 1 апрельгә кадәр билгеле булачак. Татар теле буенча бердәм республика имтиханын – 11 июньдә, татар әдәбияты буенча 15 июньдә тапшырачаклар. Резерв көннәр – 17 һәм 18 июнь.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100