news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бердәм мәктәп формасы кертелә

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстанда бердәм мәктәп формасын әкренләп кертү мәсьәләләренә багышланган видеокиңәшмә узды

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстанда бердәм мәктәп формасын әкренләп кертү мәсьәләләренә багышланган видеокиңәшмә узды. Конференцияне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов алып барды.
Республика мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре алдында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, Яр Чаллы, Азнакай, Сарман районнары мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, республикабызның җиңел сәнәгать ширкәтләре вәкилләре чыгыш ясадылар.
Билгеле булганча, 2009 елның беренче яртыеллыгында республикабызның Сәнәгать һәм сәүдә белән Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан гомуми белем бирү учреждениеләрендә бердәм мәктәп формасын кертү буенча зур әзерлек эше алып барылды. 26 июньдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында Саба районы Шәмәрдән лицеенда республика предприятиеләрендә тегелгән мәктәп формасының беренче күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде. Узган елның август аенда тегү предприятиеләре республика районнарына чыга. 19 августта узган мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә җирле предприятиеләрдә тегелгән мәктәп формасы экспозициясе оештырылган иде. Анда Президентыбыз республикабызда бердәм мәктәп формасын кертү юнәлешендә эшне дәвам иттерергә кушты. Нәтиҗәдә җирле сәнәгатьчеләр тарафыннан 37 мең мәктәп костюмы сатылды.
Бүгенге киңәшмәдә Олег Власов әйтеп үткәнчә, республикабызда бердәм мәктәп формасын кертү эше этаплап башкарыла. Мәктәпләр җитәкчелеге ата-аналар белән сөйләшүләр алып бара. Мәктәп формасын кертүнең уңай яклары бик күп. Ул да булса, мәктәп укучылары арасында социаль тигезлеккә ирешү, балаларны бер коллективка берләштерү, мәктәптә дисциплина булдыру.
Айрат Зиннуров сүзләренә караганда, быелның гыйнварында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республика районнарында бердәм мәктәп формасын кертү буенча мониторинг үткәрә. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районнардагы мәгариф учреждениеләре җитәкчелегендә, ата-аналарда бердәм мәктәп формасын кертүнең әһәмиятен аңлау сизелә. Татарстанның 8 районы үз мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасын инде күптән кертте. Мәсәлән, Азнакайда укучылар бердәм мәктәп формасын - 2005 елдан, Сарманда – 2008 елдан йөртә башлый. 14 муниципаль берәмлектә бердәм мәктәп костюмы аерым мәктәпләрдә кертелә. Яр Чаллыдагы белем бирү учреждениесенең 74 проценты шулай ук бердәм мәктәп формасын сайлый.
Айрат Зиннуров ассызыклаганча, шул ук вакытта бары 8 районда гына мәктәпләрнең дүрттән бер өлеше мәктәп формасына җирле тегү предприятиеләрендә заказлар ясый. “Министрлык республикадагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә бердәм мәктәп формасын кертүне максатка ярашлы дип саный. Бу юнәлештә ата-аналар белән эш алып барырга, җирле җитештерүчеләр тәкъдим иткән мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк”, - диде ул.
Киңәшмәдә “Адонис” ачык акционерлык җәмгыяте, “Ирэн” тегү остаханәсе директорлары җирле сәнәгатьчеләрнең бердәм мәктәп формаларын тегергә әзер булуларын әйттеләр. Аның өчен республика мәктәпләре җитәкчелеге, ата-аналар комитетлары балаларга нинди форма кирәк икәне турында бер карарга килергә тиеш. Җирле сәнәгатьчеләр, үз чиратында, форманың сыйфатлы булуын гарантияли. Бердәм мәктәп формаларының бәясе 1500-2000 сум булачак, диде җитештерүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100