news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бердәм мәгълүмат ресурсы формалашачак

Ул эзләү һәм навигация, норматив һәм регламент мәгълүматы, методологик аңлату, анализ чаралары кебек ярдәмче системаларны үз эченә алачак

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Икътисад министрлыгы инициативасы белән Татарстанда бердәм мәгълүмат ресурсы формалаша. Ул министрлыклар һәм ведомстволарның, федераль хакимиятнең территориаль органнары, муниципаль органнар арасында мәгълүмат алмашуның нәтиҗәлелеген күтәрүгә хезмәт итәчәк. Әлеге мәгълүмат ресурсы, иң элек, аларга нәтиҗәле идарә эшчәнлеген тәэмин итү һәм нигезле карарлар кабул итү өчен кирәк.
Бүгенге көндә гамәлдә булган мәгълүмат белән тәэмин итү системасы мәгълүматны җитештерү, саклау һәм таратуда яңа алымнар куллануны сорый. Күп баскычлы мәгълүмат ресурсы мәгълүматның кабатлануын китереп чыгара, параллель мәгълүмат агышын тудыра, хисап тотучы оешма-предприятиеләр өчен зур йөкләнеш бирә. Бу проблемаларны киң катлам кулланучы өчен үтемле булган бердәм система булдырып кына чишәргә мөмкин. Татарстанда технологик һәм коммуникация инфраструктурасы үсеш алган мондый системаны төзү мөмкин.
Бу мәсьәлә ТР Икътисад министрлыгының иртәгә узачак коллегия утырышы көн тәртибенә чыгарылган. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, рәсми мәгълүмати нигез итеп социаль-икътисади мониторинг нәтиҗәсендә формалашкан ресурс (ТР Социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан) һәм Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе формалаштырган бердәм төбәк мәгълүмат ресурсы алыначак. Система эзләү һәм навигация, норматив һәм регламент мәгълүматы, методологик аңлату, анализ чаралары кебек ярдәмче системаларны үз эченә алачак. Министрлык-ведомстволар җитәкчеләреннән махсус эшче төркем төзү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot