news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарының төп көннәре тәмамланды

Соңгы имтихан 22 июльдә чит тел буенча телдән булды.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның соңгы төп көне узды. Укучылар 22 июльдә чит тел буенча телдән имтихан тапшырдылар.

«Имтихан оештыру ягыннан сораулар юк. Балаларны башта төркемнәргә бүлделәр. Аннары, социаль дистанцияне үтәп, аудиториягә урнаштырдылар. Һәркайсында дүртәр кеше, әмма бу социаль дистанция аркасында гына түгел, ә үзенчәлекләре аркасында да», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 139нчы гимназиядә имтихан тапшыру пунктында булганда.

Ул имтихан тапшыру өчен җиһазланган берничә кабинетны карап чыкты, чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләде.

«Мин күргәннәрдән канәгать калдым. Балаларның кәефе яхшы, ә бу минем өчен иң мөһиме», - диде министр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, пандемия аркасында читтән торып уку һәм имтиханнар үткәрү тәҗрибәсен уңышлы дип санарга мөмкин. Шул ук вакытта Рафис Борһанов боларның барысы да тарихның бер өлеше булып калыр һәм кабатланмас дип өметләнә.

«Мондый форма [имтихан тапшыру] тарихта калуын теләр идем, чөнки бу укуда өстәмә кыенлыклар тудыра. Шулай да дистанцион укыту - мәҗбүри чара», - диде Борһанов.

Хәзерге вакытта республикада йөз балл җыючы йөз иллегә якын укучы бар инде, дип өстәде ул.

Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның барысы да артта калуына шат, әмма шуңа да карамастан, әлегә иркенәергә иртә, дип саныйлар.

«Бу соңгы имтихан булды, хәзер ял итәчәкмен. Әле нәтиҗәләрне көтәргә кирәк», - диде имтихан тапшыручыларның берсе Фатыйма Бабаева.

Ул санитар-эпидемиологик чикләүләр бераз уңайсызлыклар өсти, әмма әзерлек өчен өстәмә бер ай вакыт булды, диде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда өч фән буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгыдан артыграк булуын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100