news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бердәм чыбыксыз элемтә системасын кертмәкчеләр

Бу Татарстанның Сингапур белән хезмәттәшлек турындагы мөһим килешү төзүнең бер нәтиҗәсе булды

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстанда бердәм чыбыксыз элемтә системасын кертергә ниятлиләр. Бу исә гражданнарга  социаль әһәмияткә ия электрон дәүләт муниципаль хезмәтләрдән даими файдалану мөмкинлеген тәэмин итә.

Шул хакта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Министрлар Кабинетында үткән ТР Президенты җитәкчелегендәге делегациянең Вьетнам һәм Сингапурга сәфәре нәтиҗәләренә багышланган брифингта хәбәр итте.

Татарстан делегациясенең Сингапурга сәфәре, аерым алганда, Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясен үткәрү кысаларында узды. Ә ул Россия-Сингапур бизнес-форумы белән бер үк вакытка туры килде. Сәфәрнең төп юнәлешләре авыл хуҗалыгы, сәнәгать, транспорт өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, шулай ук мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсендә ике яклы килешүләр булды.

Сәфәр барышында Татарстан өчен берничә мөһим килешүгә ирешелгән. Әйтик, Татарстанны киләсе хөкүмәтара комиссия үткәрү өчен мәйданчык буларак файдалану ихтималы турында карар кабул ителгән. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры сүзләренчә, бу мәйданчык Иннополис булачак. Киләсе хәкүмәтара комиссия үткәрү датасы 2015 елның 9 июненә билгеләнгән.

Шулай ук Сингапурның Милли университеты белән Иннополис университеты арасында өч төп юнәлеш: уртак тикшеренү һәм эшләү, белем бирү программаларын уйлап табу һәм профессор-укытучылар составы белән алмашыну турында килешү имзаланган. 

Кайбер компанияләр Татарстанның Иннополис шәһәрендә, шул исәптән "Иннополис" махсус икътисади зонасында үз предприятиеләрен урнаштыру турындагы тәкъдимнәрне карарга ризалашкан. Потенциаль резидент булган компанияләр арасына "Acronis" компаниясе керде, дип белдерде Роман Шәйхетдинов.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100