news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз җылыта, явым-төшем көтелми

Бүген Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.

Салкын төннән соң төбәктә һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак (Казанда-19-21 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot