Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бераз җылыта һәм кар явачак
Бу атнада Татарстанда көндез һава температурасы плюс тамгалы була, шулай ук кар һәм җепшек кар яву көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар искәрткәнчә, якшәмбе һәм дүшәмбе республикада суытты – 11 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары -9 градуска кадәр төште.
Сишәмбе, 12 ноябрьдә, төбәк югары басым кырында урнаша. Көндез бераз кар һәм җепшек кар, ә төнлә һәм иртән томан көтелә. Һава температурасы төнлә -7..-2 градус, ә көндез -2..+1 градус була.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе төбәк төньяк циклонның җылы секторында урнаша. Кар һәм җепшек кар фаразлана. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -5..0 градус, ә көндез -2..+3 градус булыр, дип көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге якынча мәгълүматларына караганда, 15 һәм 16 ноябрьдә һава торышында җитди үзгәрешләр булмый. Бераз кар һәм җепшек кар булу ихтимал. Төнлә термометр баганалары -3..0 градус күрсәтә, ә көндез 0..+3 градуска кадәр күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз