news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз җылыта, әмма тиздән кабат яңгырлар көтелә

Татарстанда бераз җылыта, әмма тиздән кабат яңгырлар көтелә
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә, озакламый республика территориясендә кабат яңгырлар башланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

Бүген, 10 сентябрьдә, циклон Түбән Идел буена таба киткәннән соң, кыска вакытлы яңгырлар төбәкнең көнчыгышында гына сакланды. Иртәгә, 11 сентябрьдә дә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк.

Җомгага каршы төн узган төннән салкынрак булачак: термометр баганалары 2 дән 7 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Көндез Татарстанда һава 18-23 градуска кадәр җылыначак.

Әмма инде шимбә көнне, 12 сентябрьдә, республика төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты йогынтысында булачак. Күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә +7..+12 градус, ә көндез +15..+20 градус җылы булачак.

Якшәмбе, 13 сентябрьдә, яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә температура +5..+10 градус, көндез +15..+ 20 градус булачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 14 сентябрьдә, Татарстанның кайбер районнарында шулай ук бераз яңгырлар көтелә. Сишәмбе, 15 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы зур түгел. Киләсе атна башында көндезге температура 17-22 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot