news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бераз яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 25 июнь көнне, Татарстанда моңа кадәр урнашкан тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем күп булу ихтималы аз. Көндез урыны белән, нигездә, төбәкнең көнчыгышында, бераз яңгыр явачак.

Моннан тыш, кайбер урыннарда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшү көтелә. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Тәүлекнең якты вакытында җил тизлеге вакыты белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төбәк территориясендә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9..+14 градус, Казанда +12..+14 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава +22..+27 градуска кадәр җылына. Казанда +25..+27 градус җылылык көтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары күрсәтүенчә, киләсе атнада Татарстанда температура фонының төшүе ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100