news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бераз суытачак һәм яңгырлар көтелә

Иртәгә, 4 октябрьдә, Татарстан территориясендә суыта, бераз яңгыр көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Температураның төшүе –  төнлә +3..+8 градус һәм көндез +10..+15 градус – салкын атмосфера фронты узуга бәйле. Бераз яңгыр көтелә, нигездә республиканың көнбатышында явачак.

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Татарстан Республикасында атмосфера фронтлары йогынтысы саклана. Яңгыр яву ихтималы кала. Тәүлекнең төнге вакытында температура +4..+9 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +8..+14 градуска кадәр җылына. Җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Шимбә көндез явым-төшем туктар, температура +11..+16 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100