Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бераз суыта
Төнлә 15 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болыты һава, күпчелек районнарда кар, урыны белән буран булырга мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.
Алдагы төндә Татарстанда 10-15 градуска кадәр, көндез 7-12 градус салкын. Республиканың төньяк һәм көньяк районнарында - иң җылысы, көньяк-көнбатышта иң салкыны булачак.
Төнлә Казанда 13 градуска кадәр суык көтелә, көндез - 9-12 градус салкын. Аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин.
27 декабрьгә каршы төндә болытлы һава сакланачак. 15-20 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз