Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бераз салкынайта һәм яңгырлар явачак
Татарстанда якын көннәрдә эссе һәм коры һава торышы яңгырлы һәм салкынча һава торышына алмашынуы көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
27 июль кичендә һәм 28 июль төнендә кыска вакытлы яңгырлар күбесенчә республиканың көнбатыш районнарында явачак. 28 июль көнне көндез бөтен Татарстан буенча явым-төшем көтелә. Урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең секундына 18-23 метрга кадәр көчәюе һәм боз явуы ихтимал.
Төнлә Температура 16-21 градус, көнчыгышта – 24 градуска кадәр. Көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта – 31 градуска кадәр.
Чәршәмбе көнне, 29 июльдә, төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндез атмосфера фронты якынлашу белән көньяк-көнбатыш районнарда янә яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Яшенле яңгыр вакытында җил урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, боз явуы да ихтимал. Төнлә – 14-19 градус, көндез – 25-30 градус.
Пәнҗешәмбе, 30 июльдә, Татарстан циклон йогынтысына дучар булачак. Республикада уртача һәм көчле яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә – 14-19, көндез – 19-24 градус.
Якынча фаразлар буенча, 31 июльдә һәм 1 августта һава торышы тотрыксыз булачак, вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. 31 июльдә көндез температура 19-24 градус, 1 августта 22-27 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз