news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз салкынайта

Татарстанда бераз салкынайта
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген, 5 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, әмма температура фоны алдагы көн белән чагыштырганда бераз түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үгәртәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Төнге салкыннан соң (аязганда -17 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында республика буенча һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк (ТР башкаласында -1 дән +1 градуска кадәр)

news_right_1
news_right_2
news_bot