news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз кар явуы көтелә

Алдагы төндә термометр баганалары 14 градус, аязган вакытта 18 градус салкынны күрсәтәчәк

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда аязучан болыты һава, урыны белән аз гына кар явуы ихтимал.

Алдагы төндә термометр баганалары 14 градус, аязган вакытта 18 градус салкынны күрсәтәчәк. Көндез 5-10 градус салкын булыр дип көтелә. Татарстанның төньяк районнарында иң җылысы, ә көнчыгышта иң салкыны булачак.

Казанда аязучан болытлы һава күзәтеләчәк. Төнлә 12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал. Көндез 6-8 градус салкын булачак.

27 ноябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава фаразлана, Татарстанның күпчелек районнарында бераз кар ява. Һава температурасы 12 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта 17 градус салкын булырга мөмкин. Юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

news_right_1
news_right_2
news_bot