news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз кар явачак

Көндез 6-8 градус салкын булачак

  (Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 10 февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак. Күпчелек районнарда төнлә һәм көндез урыны белән бераз кар явачак.
Төнлә температура 6-11 градус салкын, аязганда – 14 градуска кадәр. Көндез иң югары температура 4-9 градус салкын. Юлларда – бозлавык.
Төнлә температура 9-13 градуска кадәр төшәчәк, көндез – 6-8.
11 февраль төнендә республикада температура 10-15 градус салкын тәшкил итәчәк, аязганда һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында 19 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot