news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бераз кар һәм томан көтелә

Шимбә көнне, 28 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә бераз кар һәм җепшек кар ява, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Көндез сизелерлек явым-төшем көтелми, урыны белән томан булу ихтимал. Синоптиклар шулай ук көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 11 метрга кадәр тизлек белән исүче җил һәм юлларда бозлавык (шул исәптән көчле) булу турында хәбәр итә.

Һава температурасы төнлә һәм көндез -4..0 градусны тәшкил итә.

Моңарчы «Татар-информ» татарстанлыларны Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтү турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100