news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бераз кар һәм -14 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда бераз кар һәм -14 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -20 градуска кадәр (көнчыгыш районнарда аязган вакытта -24 градуска кадәр) түбәнәйгәннән соң көндез термометрның терекөмеш баганасы -14..-9 градусны күрсәтәчәк. Көньяктан искән җил көньяк-көнчыгышка күчә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә.

Татарстанлыларны юлларда бозлавык барлыкка килүе хакында кисәтәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot