news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 100 очрактан кимегән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 93 очрагы ачыкланган. 10 пациент хастаханәгә озатылган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, республикада әлеге инфекцияне йоктырган кешеләр саны 17 марттан бирле тотрыклы рәвештә кими, ул көнне 195 очрак теркәлгән иде. Тулаем алганда, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 204 053 очрагы ачыкланган, 201 198 кеше (шуларның 78е – узган тәүлектә) терелгән.

Россиядә бер көн эчендә 7 141 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, 12 264 кеше савыккан. 38 пациент вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100