Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны раслый.
Шул ук вакытта, хастаханәгә озатылган пациентлар саны югары булып кала: сырхауханәләргә 71 кеше (моннан алдагы көнне – 65) китерелгән.
2022 елның 26 маена булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 149 440 очрагы расланган, 144 570 кеше (шуларның 196сы – узган тәүлектә) терелгән.
Узган тәүлектә республикада коронавирустан бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән. Шул рәвешле, бүгенгә Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны 1995 кеше тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз