news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлек эчендә 80 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү дәвам итә. Соңгы тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 80 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары раслый.

Республиканың 34 кешесенә госпитализация кирәк булган. Шул ук вакытта 77 кеше тулысынча сәламәтләнгән.

Пандемия вакытында республикада ковидның барлыгы 190 074 очрагы теркәлгән. 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100