news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер тәүлек эчендә 25 кеше ковид белән хастаханәгә озатылган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны акрынлап кими бара. Бер тәүлек эчендә республиканың 71 кешесе инфекция йоктырган, 25 кешегә госпитализация кирәк булган, дип хәбәр ителә стоп.коронавирус.рф порталында. Шул ук вакытта 113 кеше савыккан.

Россиядщ тулаем алганда, узган тәүлектә 6 мең 202 ковид-очрак ачыкланган. 8 мең 110 кеше сәламәтләнгән. Инфекциядән 56 кеше үлгән.

Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова эпидемиягә каршы кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, россиялеләр якынлашып килүче Яңа елны федераль дәрәҗәдә бернинди чикләүләрсез һәм локдауннарсыз каршылый алачак, дип белдергән иде. Ул шулай ук Россиядә күбесенчә «омикрон» таратылуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot