Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер тәүлектә теркәлгән ковид йоктыручылар саны буенча антирекорд куелды
Яңа ел башыннан бирле республикада коронавирус йоктыруның 4328 яңа очрагы теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда бер тәүлектә коронавирусның 412 яңа очрагы теркәлгән. Бу — пандемия башланганнан бирле республикада теркәлгән рекордлы күрсәткеч.
«2022 елның беренче атнасында күзәтелгән артуның дәвам итүен күрәбез. Беренче атнада ул 8 процентка артты, икенче атнада тагын 15 процентка һәм узганында 74,8 проценттан күбрәккә артты», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
«Үсү дәвам итәчәк, авыручылар саны артачак», — дип өстәде спикер.
Яңа ел башыннан бирле республикада Covid-19 йоктыруның 4328 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, 2022 елның 28 гыйнварына пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 47 030 очрагы рәсми расланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз