news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә коронавируска 4,9 меңнән артык тест ясадылар

Татарстанлыларның 5,3 процентында Covid-19 инфекциясенә антитәнчек ачыкланган.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенә бер тәүлектә 4904 тест ясалган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, республикада коронавирус ачыкланганнан алып, 280 меңгә якын тест ясалган. «Яңа коронавирус инфекциясенә тест саны артты. Бүгенгә 28 меңгә якын кеше иммунофермент анализы белән антитәнчекне билгеләү хезмәтеннән файдаланды. Исегезгә төшерәм, бу түләүле хезмәт. Аны республиканың тугыз шәхси лабораториясендә ясатырга мөмкин», — дип ачыклык кертте ул.

Татарстанлыларның 5,3 процентында Covid-19 инфекциясенә антитәнчек ачыкланган, күрсәткеч әлеккеге дәрәҗәдә кала, диде Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100