Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 75 яңа очрагы расланды
Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 246.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 75 яңа очрагын ачыклаган, шуларның берсе генә читтән кергән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«24 кеше хастаханәгә озатылган. 51 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки билгеләре булмаган формасы», — диде Лилия Галимова.
Авыруларның күбесе, 31 кеше 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге төркемгә керә, икенче урында — 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге кеше (16 кеше).
Узган тәүлектә, элеккечә авыру очракларының күбесе Казанда (24 кеше) теркәлгән. Икенче урында — Чаллы (23 кеше), өченче — Түбән Кама (7 кеше).
Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 246.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз