Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер тәүлектә 79 йорт яны участогын судан арындырдылар
Республиканың Азнакай районында Тымытык торак пунктында түбән күперне су басу мөмкинлеге фаразлана.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер тәүлек эчендә дүрт торак пунктта 79 йорт яны участогын судан арындырдылар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада су 52 см дан 190 см га кадәр күтәрелде. Казанда Киндерле, Югары Ослан районында Сулица һәм республиканың Кайбыч районында Бәрле елгаларында катлаулы вәзгыять саклана.
40 йорт яны территориясе, биш түбән күпер һәм бер грунт юлы су баскан килеш кала. Столбище авылында 20, Куралово авылында 9, Тынычлык бистәсендә 6 территория, Тимофеевка торак пунктында өчәү һәм Аки бистәсендә һәм Зур Күккүз авылында берәр участок су астында кала.
Сулица елгасында бозны шартлату нәтиҗәсендә су биеклеге 40 см га кимегән. Җимерелгән бозның гомуми мәйданы 360 кв. м тәшкил иткән.
Бер тәүлек эчендә 79 йорт яны территориясен судан арындырганнар — өчесе Федоровский авылында, Столбище бистәсендә 70, Аки бистәсендә биш, шулай ук Шигаево авылында бер кишәрлекне судан азат итә алганнар.
10 апрельгә Азнакай районының Тымытык торак пунктында бер түбән күперне су басу мөмкинлеге фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз