news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада 105 меңнән артык кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«23 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 (14 кеше), шулай ук 50-60 яшь (13 кеше) аралыгында ачыкланган. Шулай ук 80-90 яшь аралыгындагы өч кеше һәм балигъ булмаган бер бала да бар. Казанда – 26, Чаллыда сигез очрак ачыкланган. Бер көн эчендә 12 муниципаль берәмлектә коронавирусның яңа очраклары теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 782 очрагы расланган, 15 419 кеше (шуларның 65е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 105 300 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Барлыгы 153 вакцинация пункты эшли, алар арасында күчмә мобиль бригадалар да бар.

Вакцинациягә берничә юл белән (РФ дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 122 бердәм номеры аша, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп) язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100