Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Республикада 103 815 кеше коронавирустан вакцина ясатты.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 17 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана
Инфекция йоктыручыларның күбесе 50-60 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган.
Казанда – 22, Чаллыда – 7, Лаеш, Әлмәт, Менделеевск районнарында – өчәр очрак теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 733 очрагы ачыкланган, 15 354 кеше терелгән.
Республикада 103 815 кеше вакцинация узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз