news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер тәүлек эчендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә ике кеше үлгән

Татарстанда бер тәүлек эчендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә ике кеше үлгән

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Майның 21 көне эчендә Татарстан юлларында 340 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аварияләр нәтиҗәсендә 34 кеше үлгән, 449ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган тәүлектә республикада теркәлгән юл һәлакәтләрендә ике кешенең гомере өзелгән.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бүген ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, фаҗигале хәлләр Тукай һәм Чистай районнарында килеп чыккан.

Тукай районында 21 май көнне 13 сәгать 30 минутта Мәскәү – Уфа юлының 1065нче чакрымында “Тойота Авенсис” автомобиленең шоферы тизлеген арттыра һәм “иномарка”сы Германия кешесе идарә иткән “Рено Премиум” машинасына килеп бәрелә. Авария нәтиҗәсендә “Тойота” автомобиленең 1972 елгы пассажиры алган җәрәхәтләрдән “ашыгыч ярдәм” хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша. Моннан тыш, юл һәлакәтендә 6 яшьлек кыз да җитди зыян күрә. Ул хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана.

Икенче фаҗигале хәл республиканың Чистай районында кичә Чистай – Чатырчы юлының өченче чакрымында көндезге дүрттә теркәлә. “Форд-Фьюжин” автомобиленең шоферы тизлеген арттыра, нәтиҗәдә аның машинасы “КАМАЗ” автомобиле белән бәрелешә. “Иномарка” шоферы алган җәрәхәтләрдән үзәк район хастаханәсендә җан бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot