news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлек эчендә 3240,7 тонна сөт җитештерелгән

Әтнә районында бер сыердан – 23,2, Кукмарада – 20,2, Мамадышта – 20,1, Сабада – 19,7, Балтач районында 17,1 килограмм сөт савып алганнар.

Татарстанда бер тәүлек эчендә 3240,7 тонна сөт җитештерелгән
Султан Исхаков/архив

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада 29 ноябрьгә сөтнең тулай савымы 3240,7 тонна тәшкил иткән. Бу 2017 елга караганда 134,9 тоннага (104 процентка) артыграк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әтнә районында бер сыердан – 23,2, Кукмарада – 20,2, Мамадышта – 20,1, Сабада – 19,7, Балтач районында 17,1 килограмм сөт савып алганнар.

Кукмара районында бер тәүлек эчендә – 230, Балтачта – 196,5, Әтнәдә – 188,2, Сабада – 157,2, Мамадыш районында 147 тонна сөт җитештерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100