news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлек эчендә 3170,1 тонна сөт җитештерелгән

Бу узган елга карата 113 процент дигән сүз

(Казан, 1 февраль, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда бер тәүлек эчендә 3170,1 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елга карата 113 процент дигән сүз. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республика буенча бер сыердан уртача 12,5 килограмм сөт савып алынган, бу узган елгыдан 1,4 килограммга күбрәк.
Бу өлкәдә Балтач районы фермаларында эшләүчеләр иң югары нәтиҗәләргә ирешә. Анда бер сыердан савып алынган сөтнең күләме 18,1 килограммга җитә. Әтнә районында әлеге күрсәткеч – 16,4, Югары Ослан районында – 15,4, Кукмара һәм Саба районнарында – 15,3, Актаныш районында – 14,8, Яшел Үзән районында – 14,6, Әлки районында 14,1 килограммга тигез.
Министрлыкта Лениногорск, Тәтеш, Спас, Ютазы, Балык Бистәсе һәм башка кайбер районнарда савым сыерларының продуктлылыгын яхшыртырга кирәк, дип саныйлар. Әлеге районнарда бер сыердан тәүлегенә 9–10,3 килограмм сөт савып алалар.
Шәхси хуҗалыклар узган тәүлектә 313,8 тонна сөт саткан. Арча районы шәхси хуҗалыклары кабул итү пунктларына – 25,5 тонна, Балтач районы – 24,9, Чүпрәле районы – 20, Саба районы – 15, Балык Бистәсе районы хуҗалыклары 10,1 тонна сөт озаткан.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100