news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер психолог урынын 32 кандидат дәгъвалый

22 ноябрьдә психологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). 2017 елда Татарстанда бер психолог урынын 32 кандидат дәгъвалый. Республикада бер юнәлешкә уртача 6 эш эзләүче туры килә. Әлеге мәгълүмат психологларның 22 ноябрьдә билгеләнеп үтүче һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Россия HeadHunter рекрутинг агентлыгы аналитиклары тарафыннан ачыкланган.

Быел компания сайтында психологик белем белән булган белгечләргә 520 тәкъдим урнаштырылган. “Психология” белгечлеге буенча белгечләр медицина учреждениеләренә бары 1 процент кына кирәк. Күбрәк әлеге белгечләр персонал белән эшләүче, мәгариф, сәүдә өлкәләренә таләп ителә.

Россиядә проблемаларны чишүдә психологиядә популяр булып, интернет-коммуникацияләр үсеше өлкәсе, тормыш ритмы тизләнү, арыган кеше синдромы тора. Мөгаен, якын арада психолог-сценарист, микроклимат администраторы, психологик куркынычсызлык белгече кебек һөнәрләр дә барлыкка килер, дип белдерә белгечләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100