news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер пенсионер фатир алырга дип җыйган 18 млн акчасын мошенникларга биргән

Казанда яшәүче 63 яшьлек ир-атка мессенджерда янәсе элекке җитәкчесе исеменнән хат килә. Ир аңа шалтыратырга тырышып карый, тик тегесе әлегә сөйләшә алмавын яза.

Ялган җитәкче пенсионерга чит кешеләрнең законсыз рәвештә тулы мәгълүматны, шул исәптән оешманың бөтен хезмәткәрләре турында шәхси белешмәләрне кулларына төшерүен яза. Имеш, бу мәгълүматлар ярдәмендә мошенниклар хәзер эшләүче һәм элек эшләгән эшчеләрне акчаларын алып, Украина Кораллы көчләрен финанслауга җибәрергә тырыша.

Берничә сәгатьтән иргә яшерен номердан «куратор» шалтырата, ул акчаларны югалтмас өчен нәрсә эшләргә кирәген аңлатырга тиеш була.

Мошенниклар ир-атны җинаятьне булдырмау һәм акчаларны саклап калу өчен аларны «куркынычсыз» счетка күчерергә кирәк дип ышандыра, аннан акчалар аңа тикшерү тәмамлануга кире кайтарылачак, диләр.

Пенсионерның акчасын кайсы банкларда саклавын ачыклагач, мошенниклар аңа акчасын алырга куша, җитмәсә, «куркынычсызлык» максатыннан акчаны өлешләп тапшырырга кирәк була.

Пенсионер алты банктан акчасын алып бетерә, алга таба күрсәтмәләр алу өчен гел элемтәдә була. Озакламый аңа акчаны тапшырыр өчен адрес җибәрәләр.

Берничә көннән, Зур Кызыл урамындагы кафеда ул курьерга биш меңлекләр белән дүрт миллион акча тапшыра.

Соңрак иргә акчаның икенче өлешен тапшыру өчен адрес җибәрәләр. Бу юлы очрашу Сәед Галиев урамындагы җәмәгать туклануы урынында була. Пенсионер шул ук курьерга тагын дүрт миллион һәм йөз мең акча бирә.

Шул ук көнне берничә сәгатьтән соң өченче очрашу Ибраһимов урамындагы сәүдә үзәгендә була. Бу юлы пенсионер 9 миллион 771 мең сум бирә.

Мошенниклар элемтәгә чыкмый башлагач, ир мошенниклар тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Зыянның гомуми суммасы – 17 млн 871 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100