news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Бер өммәт – уртак язмыш» халыкара конференциясе чаралары узачак

19-20 ноябрьдә Татарстан Республикасында «Бер өммәт – уртак язмыш» халыкара конференциясенең төп вакыйгалары узачак. Моннан тыш, тантаналы чаралар Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәех-уль-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дини эшчәнлегенә 45 ел тулуга багышланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Программа Казанда катнашучыларны теркәүдән һәм Татарстан башкаласының әһәмиятле дини үзәкләрен караудан башланачак. Делегатлар Казан Кремлендә булачак, Кол Шәриф мәчетен карап чыгачак, әхшам намазын укыячак, ә аннары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән танышу өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашачак.

Шулай ук «Әл-Мәрҗани» тарихи мәчетенә һәм «Туган авылым» милли комплексына бару планлаштырылган. Анда кич белән Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең юбилее уңаеннан тантаналы кабул итү булачак.

Икенче көнне делегатлар Идел буендагы Ислам мирасы үзәгенә – борынгы Болгар шәһәренә юл тотачак. Программада Ак мәчеткә, Болгар цивилизациясе музеена һәм Болгар Ислам академиясенә бару планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot