news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган

Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда 30,9 мең гектардан 1 млн 28 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

4,4 мең гектардан (55 процент) 85,3 мең тонна бәрәңге алынган дип ачыклык кертә ведомство. Бер гектардан уртача уңыш 192 ц тәшкил иткән. Республика хуҗалыкларында 0,5 мең гектардан (23 процент) 13,8 мең тонна яшелчә җыеп алынган.

43,7 мең га (45 процент) мәйданнан 146, 7 мең тонна бөртеккә кукуруз суктырылган, бер гектардан чыккан уңыш - 33,6 ц.

27,9 мең га мәйданнан (25 процент) көнбагыш суктырылган. Шулай ук бер гектардан 15 ц уңыш алынганда, барлыгы 41,9 мең тонна орлык суктырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100