Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда берәүләр Яңа ел каршыласа, икенчеләр банкомат урлый
Хосусый сакчылык предприятиеләре – ЧОПлар, үкенечкә, йөкләмәләрен һәрчак үти дип булмый
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Күпчелек оешмалар, хосусый фирмалар озаклап ял иткән Яңа ел бәйрәме көннәрендә офис биналары, сәүдә урыннары сакчылыгы мәсьәләсе кискен тора.
Бүген матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибе сакчылыгы буенча полиция башлыгы урынбасары Василий Соколов шул хакта искәртеп, проблеманы хәл итү өчен, күпчелеге ЧОП дип телгә кергән хосусый сакчылык предприятиеләренә мөрәҗәгать итә, ләкин, үкенечкә, соңгылары йөкләмәләрен һәрчак үти дип булмый, диде.
Мәсәлән, ЧОПлар саклавында булган объектларда былтыр 50 хокук бозу очрагы ачыкланган, аларның 13е талау максатында һөҗүм итү булса, 13е – талау, 24е – урлау һәм биредә 5 млн. сумнан да артык гомуми сумма турында сүз бара. Хәер, быел гына да шундый саклаудагы объектларда 2 урлашу очрагы билгеле, аерым алганда, Казанның Яңа Савин районында югалту суммасы 400 мең сумнан артык, ә Әлмәттә банкомат хәтта. Яңа елны каршылау төнендә нефтьчеләр каласында офис бинасының тамбурыннан “Русский стандарт” банкының банкоматы урланган, бина исә “Страж” ЧОПы карамагында булган.
“Биналары иминлеге сагына ЧОП хезмәткәрләрен җәлеп иткән милекчеләр кайчак үз милекләрен саклауга тиешле чаралар күрми. Алар еш кына, акчаны янга калдыру өчен, видеокүзәтү, тиз арада чакырту кнопкасы ише мөһим җайланмаларны урнаштыртып тормый, шул рәвешле, “саран ике түли” гыйбарәсен онытып җибәрә”, - ди В.Соколов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз