Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер көндә хәмер эчкән килеш кабат рульгә утырган 5 кешене тоткарлаганнар
Татарстанда яңа елның беренче тугыз көнендә 16 машина йөртүче тоткарланган. Алар – моңа кадәр исерек булганга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, хәмер эчкән килеш кабат рульгә утырган кешеләр.
8 гыйнварда бер көн эчендә шундый 5 машина йөртүче тоткарланган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Иртән иртүк Казанда исерү билгеләре булган 28 яшьлек автоледи тотылган. Узган елның июнь аенда бу хатын-кыз исерек килеш рульдә йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.
Нурлатта көндез юл-патруль хезмәте инспекторлары Volkswagen автомобилен туктаткан. Машина белән 39 яшьлек ир-ат исерек килеш идарә иткән. 2017 елда ир-атны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр булганнар, ул 30 000 сум күләмендәге штрафны да түләмәгән.
Чаллыда автоинспекторлар 34 яшьлек автомобильчене тоткарлый, аны 2021 елның июнендә хокукларыннан мәхрүм итәләр. Әмма шул ук елның октябрендә ул кабат исерек килеш руль артына утыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз