news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер кеше Яңа елның беренче көнендә лотереяга 250 миллион сум акча откан

Моңа кадәр Воронеж өлкәсендә яшәүче пенсионер Наталья Власова лотереяга 506 миллион сум акча отып бөтен Россиягә танылган иде.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче бер кеше, Яңа елның тәүге көнендә лотереяга зур күләмдә акча отып, миллионер булган. Бу хакта «Вести КАМАЗа» яза.

Бәхетле билет иясе 250 миллион сум акча алачак. Җиңүчеләр арасында үзара 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

Моңа кадәр Воронеж өлкәсендә яшәүче пенсионер Наталья Власова лотереяга 506 миллион сум акча отып бөтен Россиягә танылган иде. Ул акчаның бер өлешен хәйрия максатларына тотачагын вәгъдә итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100