news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-атның ике аягын да поезд өзгән

Фаҗига Бөреле станциясеннән ерак булмаган урында килеп чыккан.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Татарстанда бер ир-атның ике аягын да поезд өзгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Тимер юлда булган фаҗига турындагы хәбәр бүген бердәм 112 экстрен хезмәте номерына килгән. Шаһитлар Бөреле станциясеннән ерак түгел рельсларда яралы ир-ат ятуын хәбәр иткән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән 113 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре ике аяк табаны да өзелгән ир-атны күргән.

Табиблар килгәнче, беренче ярдәмне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күрсәткән. Соңыннан имгәнгән ир-атны “Ашыгыч ярдәм” медикларына тапшырган.

Соңыннан ачыкланганча, ир-ат тимер юлны тиешсез урында чыгып барганда, Казан-Арча электр поезды бәреп киткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100